news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзалова рухына дога кылачаклар

15 июньдә татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафатына 3 ел тула.

Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзалова рухына дога кылачаклар

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 2020 елның 15 июнендә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова рухына дога кылачаклар. Бу хакта «Идел» журналы сайты хәбәр итә.

Бу көнне татар халкының легендар җырчысының вафатына 3 ел тула. Бу көнне 13.00 сәгатьтә җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабере янында истәлекләр белән уртаклашачаклар, җырчы рухына дога кылачаклар. 15 июнь — Әлфия Авзалованы искә алу көне.

news_right_1
news_right_2
news_bot