news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зыярәт кылдылар

Татар театрына нигез салган драматургны искә алырга әдәбият, сәнгать, дин әһелләре һәм театр коллективы килде.

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зыярәт кылдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген татар театрына нигез салган драматург Габдулла Кариевның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре килде.

Зыярәт кылганчы, сүз Габдулла Кариевның рухына дога кылырга килгән кунакларга бирелде.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, Габдулла Кариевның авылдашлары аның белән горурлана. “Кичә безнең театр Габдулла Кариевның туган ягы – Нурлат районы Күлбай Мораса авылына барды. Без драматургның музеена кердек, һәйкәленә чәчәкләр салдык. Авыл халкы Габдулла Кариев белән горурлана. Алар бүген киләбез диделәр, әмма килә алмадылар. Габдулла Кариевның 132 ел элек әйткән “безнең исемнәр алтын хәрефләр белән язылыр” дигән сүзләре тормышка ашты. Безнең театрның шушындый зур исем йөртүе татар телен сакларга, татар телендәге әсәрләрне халыкка күрсәтергә, татар театрын сакларга зур ышанычлар билгели. Элек яшәгән, элек эшләгән кешеләр үзләренең әйткән сүзләренең чынга ашуларын күреп, барыбер дә тыныч яталардыр, шатланалардыр. Габдулла Кариевны зурлап, ул башлаган эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез”, - диде Мансур Ярмиев.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова үз чыгышында Габдулла Кариев һөнәргә намуслы мөнәсәбәт принципларына нигез салган диде. "Кадерле дуслар, без бүген татар театрына нигез салучыларның берсе булган актер һәм режиссер Габдулла Кариевны искә алыр өчен җыелдык. Габдулла Кариев үз һөнәреңә намуслы мөнәсәбәтле булу принципларына нигез салган. Без моның белән бүгенге көндә бик горурланабыз. Кариевлылар сөйләшкән матур әдәби тел татар теленә карата бүгенге вазгыяткә җавап булып тора”, - диде Эльвира Камалова.

Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Ренат Харис чыгышында халыкның рухы театр сәнгатенә таянуын искә төшерде. “Без бүген чынлап та бөек кеше, бөек татар, бөек шәхес, Россиянең бөек шәхесе кабере янында басып торабыз. Халыкның рухы берничә нигезгә таяна. Берсе аның әдәбият булса, икенчесе рәсем сәнгате булса, өченчесе музыка булса, дүртенчесе, һичшиксез, театр сәнгате була. Театр сәнгате булмаган халык үзен зур халык итеп саный алмый, үзенең рухи байлыгын шәп итеп беркем алдында да дөнья күләмендә күрсәтә алмый. Мин Габдулла Кариевны гаҗәеп дәрәҗәдә ихтирам итәм, аның алдында баш иям. Аңа багышлап мин “Афәрин, артист” дигән пьеса да яздым. Габдулла Кариев чынлап та безнең нигез ташларыбызның һәм иң олыларыбызның берсе. Сынлы сәнгатьнең аксакалы Бакый абый Урманче Габдулла Кариев турында бик яратып сөйли иде, аның турында еш кына уйлана иде. Ә Бакый абый белән мин гел генә күрешеп тордым, аның белән аралашып, фикер уртаклашып яшәдем”, - диде Ренат Харис.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов үз чыгышында мәдәниятебезне үстереп яшәргә насыйп булсын иде диде. “Татар театрында гомер буе эшләгән, Габдулла Кариевның исемен саклаган һәм бүгенге көнгә хәтле алып барган, аның туган нигезенә кайтып, аның тарихын күтәргән кешеләргә аерым бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Татар театрын күтәргән, Габдулла Кариевны истә тотып эшләгән безнең артистларыбызга, театрда эшләгән шәхесләребезгә рәхмәтләребез догалар булып барсын. Без гел шулай шәхесләребезгә дога кылабыз. Әлбәттә аларның тарихы бик зур. Исән чакта бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, театрыбызны сөеп, мәдәниятебезне үстереп бергә яшәргә насыйп булсын иде”, - диде Фәрит Мифтахов.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова Кариев турында искә алганнан соң, театрга теләкләрен әйтте. “Менә шушылай итеп язгы матур көндә ел да шәхесләребезне искә алу – ул бик матур традиция. Моны күтәреп алып дәвам иткән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына бик зур рәхмәт. Ни кызганыч, ничә еллар татар тамашачысы, татар халкы Габдулла Кариевны белмәде диярлек. Әмма хәзер менә аның исемен йөрткән театр бар! Габдулла Кариевны ел да менә шулай хөрмәтлибез. Минем яшьләргә, бигрәк тә Кариев театрына шундый теләгем бар – вакытыгыз булган саен, татар кешесе Коръән укыган шикелле, Габдулла Кариевны укыгыз, чөнки аны укыганнан соң рухыбыз тагын да байый, шул чор күз алдыбызга килә. Алар Ходай биргән талантны курыкмыйча, батырларча, кыю рәвештә халыкларына, милләтләренә бирә белгәннәр. Әйе, бу бик матур сүзләр булып яңгырый, әмма берәребез үзен шул вакытта алар урынына куеп караса, белмим, чыдаганнарыбыз никадәр булыр икән. Безнең алыр алдындагы бурычыбыз – ул камил, сәнгатьчә әсәрләр эшләп, үзебезнең белемебезне арттыру. Наданлыкны яратмаган алар!” - диде Луара Шакирҗанова.

Нурлат районы якташлар җәмгыяте исеменнән, Нурлат районы хакимият башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән, Рәмзия Галләметдинова чыгыш ясады. “Нурлат администрациясе исеменнән барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Без Габдулла Кариев белән бик горурланабыз. Ул безнең якташыбыз, татар театрының атасы. Нурлат районы якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтаховка бик зур рәхмәт. Ул аның якташы гына түгел, авылдашы да әле”, - диде Рәмзия Галләметдинова.

Татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев каберенә зыярәтне Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле Нияз хәзрәт Сабиров кылды.

Әлеге чарадан соң, “Татар-информ” хәбәрчесе Ренат Харис белән әңгәмә корды. “Һәрбер сәнгатьнең башында ниндидер бер шәхес тора. Язучылармы ул, музыкантлармы ул, рәссамнармы, театр әһелләреме, театр сәнгатеме, һәрберсен кемдер башлап җибәргән һәм аларга үзенең юнәлешен биргән. Бөтен төрле сәнгате булган халык кына үзен зур халык итеп саный ала. Менә Габдулла Кариев янына баруым минем бүгенге көндә әнә шушы татар халкын зур халык иткән бер институтның башында торган кешене хөрмәт итү белән бәйле. Габдулла Кариев татар театрының атасы дип атала. Димәк, ул татар театрына нигез салган кеше, ягъни татар халкының рухи бер институтына, байлыгына нигез салган кеше. Шуның өчен, Габдулла Тукайны, Салих Сәйдәшевны, Нәҗип Җиһановны, Бакый Урманчыны хөрмәт иткән кебек үк, без бүген Габдулла Кариевны хөрмәт итәбез, чөнки ул татар халкын нигезләүче, аның рухи хәләтен нигезләүче шәхесләрнең иң зурларының берсе”, - дип сөйләде хәбәрчегә Ренат Харис.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов "Татар-информ" хәбәрчесенә театрның язмышы турында искә төшерде.  “Габдулла Кариев узган юлны безнең театр коллективы да узган кебек. Нәрсә белән узган? Кариев бит бу татар театрын юктан бар иткән. Безнең коллектив та 30 ел элек бу театрга нигез салган. Аның башында Фәрит Хәбибуллин булган. Бер төркем артист бүгенге көнгә кадәр татар театрын бар итеп, үзебезнең милләтебезгә зур һәйкәл куя. Менә мин бу юлда үземне, катнашучы буларак, Габдулла Кариевның юлдашчысы буларак хис итәм. Мин бүген үземнең иҗатчы кешемә, дустыма килгән кебек, чөнки без бер сәнгать белән, бер максат белән яшибез. Аның куйган һәм эшли башлаган максатларын без тормышка ашырып, киләсе буынга әкренләп тапшырабыз”, - диде Ренат Әюпов.

Кариев театрының ел саен бу кабергә килүен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының артисты, әлеге чараны алып барган Фернат Насибуллин әйтте. “Без ел саен зиратка Габдулла Кариев каберенә киләбез. Шулай итеп ул традициягә керде. Узган ел без аның туган авылы Күлбай Морасага барган идек. Бу безнең традиция инде. Габдулла Кариевның авылдашлары безне бик яхшы каршы алалар. Бу чараны алып барганда бераз каушадым. Чараны миңа театрыбызның баш режиссеры Ренат Әюпов алып барырга киңәш итте. Кичә фикеремне туплап йөрдем”, - дип сөйләде Фернат Насибуллин.

  • Габдулла Кариев 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы (Октябрь районы) Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Миңлебай (Габдулла Кариев) башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый. Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г.Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр. Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы полициягә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәируллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot