news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар бистәсе киләчәген хәл итүдә шәһәр халкы да катнашырга тиеш - Марья Леонтьева

Шәһәр кешеләрнең тирәлекне ямьлеләндерүдә катнашуларына юнәлтелгән концепцияләр соңгы ике елда актив кулланыла, ди Гамәли урбанистика үзәге вәкиле.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Гамәли урбанистика үзәге координаторы Марья Леонтьева әйтүенчә, Яңа татар бистәсен торгызу проектларында бу бистәдә яшәгән халыкның фикерләре дә исәпкә алынырга тиеш. Бу хакта ул “Татар-информ”да үткән “Яңа татар бистәсен торгызу идеяләре һәм мөмкинлекләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Яңа татар бистәсендә хәзер дә шушында берничә буын яшәгән гаиләләр бар һәм аларның фикере игътибардан читтә кала алмый. Хәзер шәһәрне ямьлеләндерүгә йөз тоткан проектларның шәһәр халкының фикерен исәпкә алып эшләнүе белән әһәмиятле. Монда яшәүче кешеләр дә Яңа татар бистәсендә ни буласын алдан белергә, проектка үз фикерләрен әйтеп үзгәреш кертергә хаклы. Татар яшьләре форумы тәкъдим иткән “Бистә 2.0” проекты 2016 ел ахырында тәкъдим ителәчәк Малайзия архитекторлары проекты һәм халык тәкъдимнәре арасында арадашчы ролен үти”, - диде Марья Леонтьева.

Билгеле булганча, Малайзия бюросы ясаган проект бу айда инде тәкъдим ителәчәк. Әлегә Яңа татар бистәсенең ничек төзекләндереләчәге төгәл билгеле түгел. Гамәли урбанистика үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләре вәкилләре әйтүенчә, аларның максаты монда сакланып калган тарихи-мәдәни үзәкләрнең әһәмиятен актуальләштерү, аларны төзелеш вакытында югалтмау. Бу уңайдан форум вәкилләре инициатива белән чыга. Алар тәкъдим иткән идеяләр Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылган
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100