news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте.

Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк
Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк. Бу хакта Илһам Шакировны озату мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Хәзерге вакытта бөек татар җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме тәмамланды.

Татарстан Президенты Илһам Шакировның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте. Аның исемен мәңгеләштерү чаралары булачагын хәбәр итте.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot