news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа төзелгән “Болгар” кунакханәсендә Габдулла Тукай яшәгән бүлмә экспозициясе урнаштырыла

Анда “Әл-Ислах” газетасы редакциясенә багышланган экспозицияләр дә булачак

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа төзелгән “Болгар” кунакханәсенең беренче катының 2 бүлмәсендә Габдулла Тукайның бу кунакханәдә торуына багышланган экспозиция булдырыла. Экспозицияне ТР Милли музее хезмәткәрләре әзерләп бетергән диярлек.

Бер бүлмәдә Г.Тукайның 1907-1912 елларда “Болгар” номерларында яшәвен, ә икенче бүлмәдә “Әл-Ислах” газетасы редакциясен хәтерләткән экспозицияләр урнаштырылачак. Алар арасында “Г.Тукай вакытындагы Казан. XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы” һәм “Татарстанда Тукай урыннары” электрон терминаллары да бар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100