news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа стандартларга таянып төзегән татар әдәбияты дәреслекләренең яңалыгы нәрсәдә?

Лилия ЛОКМАНОВА

Бу уку елыннан Татарстанда, эксперимент шартларында, V, VI, хәтта VII сыйныфларда яңа федераль стандарт таләпләренә нигезләнеп белем бирә торган мәктәпләрбар. Шул стандартларга таянып төзелгән яңа дәреслекләр һәм методик кулланмалар әлеге юнәлештә эшне күпкә җиңеләйтер дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә методист галимнәр, укытучылар, экспертлар, Татарстан китап нәшрияты һәм “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты хезмәткәрләре укыту-методик әсбаплар әзерләп чыгаруда күп көч куйган.

Рус телле укучыларга татар әдәбиятын аерым предмет буларак укыту ихтыяҗы нәрсә белән аңлатыла соң? Дәреслекләрне кем язарга тиеш? Әлеге һәм башка сорауларга күптән түгел “Мәгариф” журналы редакциясе оештырган “түгәрәк өстәл”дә галимнәр, дәреслек авторлары һәм укытучылар җавап эзләде.

Дәреслекләрне кем һәм ничек төзи?

Дәреслек авторларын ТР Мәгариф министрыгы да, башка нинди дә булса дәүләт органы сайлап алмый, аларга ниндидер таләпләр куймый. Дәреслек төзү тәртибе белән әлеге фикер алышуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы консультанты Кадрия Фәйзрахманова таныштырды.

Иң элек, дәреслек авторлары аларны булган стандартларга таянып төзи. Ул төзелгән дәреслек нәшриятка тәкъдим ителә. Нәшрият белән исә Мәгариф һәм фән министрлыгы элемтәгә керә, һәм әзер дәреслек макетлары Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителә. Министрлыктагы экспертлар дәреслек макетын карап, тикшереп, рецензия яза. Шул рецензиядә язылган тәкъдимнәр, төзәтмәләрне искә алып, нәшрият дәреслекне бастыра. Басылган дәреслекләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы нәшрияттан сатып ала. Әмма дәреслекнең тиражын, республика районнарыннан заказлар “билгели”. Шуннан соң гына кирәкле күләмдә дәреслекләр бастырыла.

Кадрия Фәйзрахманова: "Бу дәреслекләр барысы да үрнәк программалар нигезендә төзелде. Укытучы 5 нче сыйныфта дәүләт стандартында каралган минимумны үтмәгән икән, киләсе уку елында ул укучыларга бу әсәрләрне бирергә тиеш. Чөнки барлык тестлар, алдагы сыйныфларның укыту программасы шул минимумнарга нигезләнеп ясалган", - диде.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина сүзләренчә, беренче тапкыр рус мәктәбендә рус балалары өчен дәреслек язуның шактый авыр булган. Ник дигәндә, моңа кадәр чыккан дәреслекләр, таянып эшләрлек программалар булмаган. Алар бары тик үрнәк һәм авторлык программаларына гына таянып эш иткән. “Федераль дәүләт стандартларына туры килгән дәреслекне төзү, беренчедән, ул балаларны кызыксындыру чарасы итәргә, икенчедән, рус мохитендә тәрбияләнгән балага татар әдәбияты хакында тулы канлы белешмә бирү өчен бик күп эзләнергә, махсус бер эзлеклелек булдырырга туры килде”, - ди ул.

Ул безнең Россиядә яшәвебез, балаларның рус телендә имтихан бирүләрен искәртте. “Без бу сәясәттән бер кая да китә алмый идек. Без үзебезнең милли үзенчәлекләребезне бетерәбез дип әйтәсем килми, чөнки бу аерым тәртипкә генә кагыла. Ул яңа тәртипләрне без кабул иттек. Әмма без русларның эчтәлек ягын түгел, ә форма ягын үзебезгә алдык”, - ди дәреслекләр авторы.

Яңа дәреслекнең яңалыгы нәрсәдә?

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева бу яңадәреслекләрнеңискеләреннән нәрсәсе белән аерылулары, аларның яңалыгы хакында аңлатырга тырышты. “Федераль стандартлар мәктәпкә, бөтен булган традицияләрне җимереп, яңаларын тәкъдим итмәде. Гамәлдә бар да нәкъ шулай ул. Иң беренче чиратта, мәктәптәге элеккеге традицияләр сакланырга тиеш, шулай булмаган очракта, укыту системасы “чери”. Яңа стандартларда исә төп яңалык икәү: беренчесе белем бирү эчтәлегенә бәйле. Моңа кадәр басым укучы әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белүгә ясала иде. Хәзер исә әдәбиятны әдәбият белеме теориясе һәм әдәбият тарихы белән бергә үреп өйрәнелә”,- ди галимә. Яңа федераль стандартлар буенча укытуның икенче яңалыгы - программаны укучының мөстәкыйль өйрәнүенә басым ясауда.

Гомумән, әдәбият фәненнән белем бирү хәзер баскычларга бүленә, ягъни укучылар 9 нчы сыйныфка кадәр әдәбият буенча белем туплый, 10-11 нче сыйныфларда шул алган белемнәрне кабатлау гына булачак.

Татар әдәбияты буенча дәреслекләрне, федераль дәрәҗәдәге дәреслекләр белән янәшә куйсаң, аерып ала торган түгел. Алар шулкадәр бай эчтәлекле, төсле итеп эшләнгән ки, укытучыга эш тә калмаган, диярсең, ди “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррире Сания Әхмәтҗанова. Түбән сыйныфларда белем алучы баланы да мондый эчтәлектәге дәреслек кызыксындырырга тиеш.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркеме өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов: “Әдәбият фәнедигәндә, без татар әдәбиятын гына күздә тотабыз һәм аны дөнья мәдәнияте дәрәҗәсендә карамыйбыз. Татар әдәбияты — ул, гомумән, халыкның мәдәнияте дә, байлыгы да, тарихы да... Безнең физикабыз да, химиябез дә юк, әмма татар әдәбиятыбыз бар. Безнең тарихыбыз бар. Кызганыч, тарихыбызны укыттырмыйлар, әмма күкрәк кагып әдәбиятыбызны укыту мөмкинлеге бар”, - ди.

Яңа дәреслектә ул мәдәният, сәнгать, бию сәнгате, җыр сәнгате кыйпылчыклары урын алганы хакында әйтеп, бу дәреслек аша татар халкының рухы, менталитеты бирелергә тиеш, дип саный яшь галим, чөнки балалар бу хакта башка бернинди фәннән  укый да, белә дә алмыйлар, ди ул.

Авторлар төзегән яңа дәреслекләрдә татар әдәбияты җәүһәрләре генә түгел, чуваш, мари, башкорт, рус әдәбияты әсәрләрен дә татар телендә укырга мөмкин. Бу укучыга үз милләте әдәби байлыгын башка милләтләрнеке белән чагыштырып карау мөкинлеге бирә. “Мисал өчен, безнең әдәбиятта Шүрәле, ә чувашларда Ачури бар. Бала шул ике персонажны чагыштырып карый ала, үзенә яңалык ача”, - ди Рамил Ханнанов.

Дәреслекләрнең тагын бер яңалыгы — дәреслектәге текст азагында сүзләрнең тәрҗемәсен (сүзлек) урнаштыру, диелде әлеге сөйләшү барышында. Дәреслек авторлары текстларны да баланың яшь үзенчәлегенә һәм ул яшьтә сүз байлыгының күпме булуыннан фикер йөртеп төзегән. Шулай ук, фразеологик әйтелмәләрнең аерым сүзлеге булу да укучыларга ярдәм йөзеннән эшләнгән.

Методик әсбап, эш дәфтәре булу да бу дәреслекләрнең яңалыгы булып тора. Балаларга уку хәзер шулкадәр җайлаштырылган ки, хәтта текстта җыр кертелгән икән, аны махсус комплект булып җыела барган дисктан тыңларга мөмкин. Бу, билгеле инде, укытучы өчен дә, ата-ана өчен дә бик җайлы.

Бар да укытучыдан тора

Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, белем бирү процессында күнекмәләр, сораулар исемлеген төзүдә мөһим роль уйный, дип саный. Шундый этапта дәреслек авторлары шактый четрекле хәлдә калган. Чөнки дәүләт стандартлары буенча, укучыларларны уйларга, фикер йөртергә, үз фикерләрен яңгыратырга күнектерә торган сораулар төзелергә тиеш.

Моңа кадәр укытучы китапны, әсәрләрне табып, үзе булдыра алганча укучыга җиткерә иде. Шуңа да яңа дәреслекләр комплексын алар бик шатланып кабул иткән. Шулай да, дәреслекләрдән алган белемнәрнең ни дәрәҗәдә булуын һәм нәтиҗәлелеген 2-3 ел укытканнан соң гына белеп булачак.

Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фатыйхованы иң сөендергәне - эш дәфтәре булу. Башка фәннәрдән бар, ник бездә юк икән, дип гел үз-үзебезгә сорау бирә идек, ди ул бу мәсьәләләрдә дәреслек авторларына рәхмәтләрен җиткереп. Дәреслектәге схемаларның булуы да укытучыларга зур ярдәм. “Балаларны кызыксындыру укытучыдан тора. Татар баласы булса бер хәл, алар бит әле рус баласы яки рус мохитендә үскән бала. Безнең мәктәптә, мисал өчен, үзбәге дә, кыргызы да белем ала. Аларны җәлеп итү бик авыр”, - ди Лилия Фатыйхова.

Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хафизова да хезмәттәшләренең фикерен хуплады. “Мин, мәктәп директоры буларак, һәр фәнгә кагылган стандартларны яттан диярлек беләм. Әгәр дә җыр дәресе буенча укытучы чиркәү музыкасын балаларга өйрәтергә дигән икән, ул бу стандарттан уңга да, сулга да китә алмый. Без аны берни эшләтә алмыйбыз. Анда булган бер әйберне дә төшереп тә калдырырга ярамый, бер баскычтан икенче баскычка күчерү дә мөмкин түгел. Яңа программалар буенча дәреслекләр дистә еллар буе чыкмый иде. Программа бар, ә аңа туры китереп эшләнгән дәреслек юк. 30 ел эшләү дәверендә мин күп нәрсә күрдем. Башка фән укытучылары янында иң мескен хәлдәгесе - ул татар теле укытучысы иде. Хәзер исә күпме дәреслек төзелде, электрон вариантлары булдырды. Хәтта татар теленнән дә дәреслекләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылды”, - дип бүгенге мөмкинлекләрне искәртә ул.

Алга таба эшләү — укытучының өлешенә тигән көмеше, ди укытучылар үзләре.

Яңа дәреслекләр чыгарылса да, укытучылар 2014-2015 уку елында гамәлдәге дәреслекләр белән белем бирергә хокуклы. Бу исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

“Татар әдәбиятын дөнья мәдәниятенең гүзәл үрнәкләренең берсе буларак таныту, моны рус әдәбияты белән бәйләү, аннан бер дә ким түгеллеген күрсәтеп, татар язучылыры әсәрләрен әлеге яңа дәреслекләргә кертү дә исбатлый. Әмма дәреслек нинди генә яхшы булмасын, бар нәрсә дә укытучыдан, аның әдәбиятыбызны, милләтебезне яратуыннан тора”, - дип саный Фәнзилә Җәүһәрова да.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100