(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 22-23 декабрь көннәрендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекнең эчтәлеген яңарту” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздыра. Җыенның максаты - федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру шартларын өйрәнү һәм формалаштыру.
Институтның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, конференция бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләрне барлау, тәкъдимнәр эшләү бурычын куя.
Җыенга фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, башлангыч белем бирү өлкәсендә тикшеренүләр алып баручылар, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һәм башлыклары, башлангыч сыйныф укытучылары һ.б. чакырулы.