news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа стандартларга күчү шартларында сыйныфтан тыш эш эчтәлеген яңарту турында фикерләшәләр
Татарстан Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 22-23 декабрь көннәрендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекнең эчтәлеген яңарту” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздыра
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 22-23 декабрь көннәрендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекнең эчтәлеген яңарту” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздыра. Җыенның максаты - федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру шартларын өйрәнү һәм формалаштыру.
Институтның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, конференция бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләрне барлау, тәкъдимнәр эшләү бурычын куя.
Җыенга фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, башлангыч белем бирү өлкәсендә тикшеренүләр алып баручылар, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һәм башлыклары, башлангыч сыйныф укытучылары һ.б. чакырулы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2