news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңа шартларда туган телдә тәрбия” программасының барлык хаталарын табучы билгеле

Оештыручы сүзләренчә, хаталарны табуда егерме бишләп кеше катнашкан.

“Яңа шартларда туган телдә тәрбия” программасының барлык хаталарын табучы билгеле
Михаил Захаров

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” дип аталган татар телле ата-аналар конференциясендә таратылган хаталы язулы программаның барлык хаталарын тапкан кеше билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараны оештыручыларның берсе Айсылу Галиева хәбәр итте.

“Хаталарны табуда күбесенчә хатын-кызлар катнашты, барлыгы егерме бишләп иде. Хаталарны унҗиденче булып тапкан кешегә бүләк бирү шарт иде. Ул – Арчадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Ибраһимова”, - диде Айсылу Галиева.

“Әгәр син үз-үзеңне хөрмәт итсәң, матур итеп сөйләшә-яза аласың. Ә социаль челтәрләр – үз-үзеңне күрсәтү ысулының берсе. Хаталы итеп язасың икән, димәк, син укучыларыңны, үз-үзеңне хөрмәт итмисең. Татарча клавиатураны йөкләү дә берни тормый, аңа акчаны да, вакытны да сарыф итәсе юк”, - ди оештыручы.

Ләйсән Ибраһимова хәбәрчегә хаталы программаны иң элек “Татар ата-аналары” төркемендә күреп алганын әйтте. “Хаталы язуларга тап булгач, программаны аерым биткә чыгарып алдым. Баштан күп хата булыр дип игътибар да итмәдем, берсе артыннан берсен билгеләп бардым”, - ди ул.

“Саный торгач, унтугыз хата таптым һәм барысын да аңлатып, Айсылу ханымга язып җибәрдем. Дөресен әйтим, җиңәрмен дип уйламадым да”, - дип сөйләде татар теле укытучысы.

“Мин рус мәктәбендә эшлим, анда хата күп була, чөнки балаларга татар теле кыенрак бирелә. Татар, рус төркемнәрен дә укытам. Флешкада булган аудиокитапларны укучыларыма да тыңлатырга уйлыйм”, - диде Ләйсән Ибраһимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100