news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясенең программасын хата белән язганнар

Оештыручы сүзләренчә, бу махсус эшләнгән.

“Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясенең программасын хата белән язганнар
Михаил Захаров

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” дип аталган татар телле ата-аналар конференциясендә хаталы язулы программа таратылды. Чараны оештыручыларның берсе Айсылу Галиева “Татар-информ” хәбәрчесенә моның махсус эшләнгәнен әйтте.

“Бу махсус эшләнелде. Әгәр дә мәктәпләрдә татар теле кысрыклап чыгарылса, безнең менә шундый “хата белән язулы” көнгә калуыбыз ихтимал”, - диде ул хәбәрчегә.

Айсылу Галиева барлык хаталарны тапкан унҗиденче кешегә бүләк – бер флешкада тупланган татар телендә аудиокитаплар биреләчәген әйтте. Шулай ук җиңүче татар телендәге уку әсбапларын, уеннарны сатып алырга мөмкин.

  • Конференциягə Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар килгəн. Чарада барлыгы 300 кеше катнаша. Алар милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алыша. 
  • Чараны "Татар ата-аналары" иҗтимагый төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot