news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа сезонның икенче көнендә Г. Камал театрында премьера көтелә

Аны сәхнәгә Радик Бариев куя

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 109 нчы сезонын ачу 3 нче октябрьгә билгеләнгән.

Икенче көнне камаллылар тамашачыларга Флорид Бүләков әсәре буенча куелган “Сөясеңме, сөймисеңме” спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры — Радик Бариев. Рольләрдә − Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров. Әлеге спектакль Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләре театрларында берничә тапкыр куелган иде инде. Аның театрлар арасында популяр булуы трагикомедия сюжетына да бәйледер, бәлки.

Сәнгатьтән, театрдан ерак торган кеше өчен дә бу спектакльдә барган вакыйгалар, сюжет сызыгы кызыклы булачак, дип саный Радик Бариев үзе дә. “Анда безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең тормышы чагылыш тапкан, һәм бик зур вакыт аралыгын үз эченә ала. Бу бик фәлсәфи пьесса. Тамашачы анда көләчәк тә, моңсу урыннар да күп булачак, - диде ул. – 77 яшьлек артист Равил Шәрәфиевнең сәхнәдә ниләр майтаруын күрү тамашачы өчен кызыклы сюрприз булыр дип ышанам”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100