news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яңа Савин районы “Май. Яз. Җиңү” дип аталган ишегалды бәйрәмнәренә әзерләнә
Ишегалды бәйрәмендә район хакимияте башлыгы, депутатлар да катнашачак, сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтеләчәк, күңел ачу программасы әзерләнгә
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә кичке сәгать 6да Казанның Яңа Савин районындагы Голубятников ур.,30, Чуйков ур., 83, Адоратский ур., 6 адреслары буенча урнашкан йортлар янында ишегалды бәйрәмнәре башланачак. “Май. Яз. Җиңү” дип исемләнгән әлеге бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.
Район хакимиятеннән алынган мәгълүмат буенча, ишегалды бәйрәмендә сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтеләчәк, алар өчен Равил Харисов, Розали һ.б. танылган артистлар һәм укучы яшьләр катнашында концерт-күңел ачу программасы әзерләнгән. Шулай ук гер, гантельләр күтәрү, аркан тартышу, стрит-бол ярышлары, “Күңелле стартлар” эстафетасы, шашка-шахмат турнирлары үткәрү күздә тотыла. Махсус чакырылган клоун-аниматорлар исә кече яшьтәге балаларның күңелен ачарга җыена. Халык алдында сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм 22 нче Октябрь округыннан Марат Рәхимов, 26 нчы Савинов округыннан Марат Нуриев кебек шәһәр Думасы депутатлары чыгыш ясарга тиеш.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot