news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының микрочиплары булачак

Россия ЭЭМ эшләгән яңартылган документларны өстәмә саклау чарасы белән тәэмин итәләр.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия автомобильчеләренә микрочиплы машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык бирәчәкләр. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Известия» яза.

Федераль ведомство боерыкның проектын эшләгән. Яңа үрнәктәге документларны техник мөмкинлекләре булган Дәүләт автоинспекциясе бүлекләрендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык исемнәрен өстәмә рәвештә инглиз һәм француз телләренә тәрҗемә итәргә телиләр.

Элек бирелгән документлар гамәлдә булачак. Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы 3 мең сум тәшкил итә. Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык ике тапкыр арзанраккка төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot