Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасы артты
3 августта “Электрон чиплы документлар өчен пошлина артуы турындагы” закон үз көченә керде.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алу өчен дәүләт пошлинасы күләме артты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
3 августта “Электрон чиплы документлар өчен пошлина артуы турындагы” закон үз көченә керде. Биометрик чит ил паспортының бәясе 5 меңгә кадәр артачак. 14 яшьтән кечкенәрәк балалар өчен пошлина бәясе 2,5 мең булачак.
Машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт пошлинасының күләме 3 мең сум булачак. Ә транспорт чарасын теркәү өчен 1500 сум түләргә кирәк булачак.
Инициатива авторлары пошлиналарның күләме артуын федераль бюджетның электрон чиплар белән документлар бирү буенча дәүләт хезмәтләренә чыгымнары арту белән бәйле булуын белдерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз