news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа политехника лицее директоры мәктәпнең уңышлы булачагына ышаныч белдерә

Бүген “Салават Күпере” микрорайонында инженер-технология, физика-математика һәм спорт юнәлешендәге политехника лицее ачылды.

Яңа политехника лицее директоры мәктәпнең уңышлы булачагына ышаныч белдерә
Рамиль Гали

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). “Салават Күпере” микрорайонында бүген ачылган 182нче политехника лицее бинасы 1224 укучыга, 53 класска исәпләнгән. Директор Руслан Дуженков әлеге мәктәпнең уңышлы һәм көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләячәгенә ышаныч белдерә. 

  • Киров районындагы 182нче политехника лицеена 42 сыйныф тупланган, 1163 бала кабул ителгән. Биредә 70 укытучыны санап, 119 хезмәткәр эшли.

Лицейда инженер-технология, физика-математика, спорт юнәлешләре сайланган. Лицей базасында музыка мәктәбе, театр түгәрәге, спорт секциясе эшләячәк. Учреждениедә ике китапханә, робототехника һәм инженер-технология сыйныфлары, акт залы, мәгълүмат үзәге, озайтылган көн сыйныфы, медицина блогы, уен бүлмәсе бар.

Тантаналы линейкада Казан мэры Илсур Метшин укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану һәм яңа мәктәп ачылу белән котлады.
Илсур Метшин Казанда, шул исәптән “Салават Күпере”ндә дә шундый мәктәпләр төзеләчәген әйтте.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанда бүген сигез яңа мәктәп ачылуын билгеләп үтте.

182нче политехника лицее директоры Руслан Дуженков әлеге мәктәпнең уңышлы һәм көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләячәгенә ышандырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100