Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа парламент Татарстан җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне хәл итәчәк – Мөхәммәтшин
Аның сүзләренә караганда, парламентның 7 комитеты депутатлар корпусы йогынтысының күпчелек өлкәләрен колачлый
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы президиумы утырышы тәмамлангач, журналистларга V чакырылыш республика парламентыннан нәрсә көтүе турында белдерде.
“Ул, элеккеге еллардагы парламент кебек, актив, җаваплы, башкарма һәм муниципаль хакимиятләргә каршылык белдерүгә һәм низагларга юл куймый торган булыр дип өметләнәм. Ул Татарстан җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне хәл итүне һәм ихтыяҗ туса, дәүләт хакимиятенең федераль органнарына да закон инициативасы белән чыгуны максат итеп куяр дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Яңа чакырылыш республика парламентында яңа комитетлар һәм структур үзгәрешләр кертү мөмкинлегенә килгәндә, бу мәсьәлә буенча депутатлар җыелышында фикер алышачаклар, әмма парламентның 7 комитеты депутатлар корпусы йогынтысының күпчелек өлкәләрен колачлый дип саныйбыз”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз