news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Орлеанда йөк машинасы халык төркеменә килеп кергән

28 кеше зыян күргән, 21ен госпитализацияләгәннәр.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Яңа Орлеан үзәгендә карнавал бәйрәме барышында йөк машинасы халык төркеменә килеп кергән, 28 кеше зыян күргән, шуларның 21ен госпитализацияләгәннәр. Бу хакта җирле электрон басма хәбәр итә. Барлыгы 21 кешене, шул исәптән бер баланы хастаханәгә озатканнар. Унысының хәле тотрыклы-авыр, әмма тормышларына куркыныч янамый, диелә.

Автомобиль башта берничә машинаны бәрдереп киткән, аннан төркемгә килеп кергән, аннан газонга кереп эләгеп калган. Машина йөртүче шунда тоткарланган, ул аек хәлдә булмаган. Полиция һәм шәһәр хакимияте әлеге хәлне теракт итеп билгеләргә җыенмый, дип хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100