news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Мәскәүдә бер кешенең 130 миллион сум салынган сумкасын урлаганнар

Зыян күрүче үзен таксист кыйнавын һәм талавын әйткән.

Яңа Мәскәүдә бер кешенең 130 миллион сум салынган сумкасын урлаганнар
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Яңа Мәскәүдә ир-атның 130 миллион сум акча салынган сумкасын урлаганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Матбугат чаралары язганча, полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул таксида Коммунарка бистәсенә баруын әйткән. Сумкасында  зур күләмдә - 130 миллионлап акча алып барган. Урынга барып җиткәч, машина йөртүче пассажирга ташланган, ул аны кыйнаган һәм акчасы белән  сумкасын урлаган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Полицейскийлар талаучыны эзли. Кайбер мәгълүматлар буенча, полициягә мөрәҗәгать итүче салмыш булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100