news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа мәчетне Беларусь мөселманнары 1992нче елдан бирле көтте - Минск татарлары җәмгыяте

1,5 мең кешегә исәпләнгән мәчет ачылышында Беларусь Президенты Александр Лукашенко һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашуы көтелә.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", Гөлшат Ганиева). Бүген Минскида яңа җәмигъ мәчете ачыла. Аның ачылышында Беларусь Президенты Александр Лукашенко һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашуы көтелә. Тантанага Татарстаннан Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров килде, дип хәбәр итте Минскиның татар җәмгыяте вәкиле Мәдинә Касыймова-Лумпова.

1962 елда Минск шәһәрендәге манарасы 32 метр булган мәчет юкка чыгарылган. Аның нигезендә диярлек "Юбилейная" кунакханәсенең рестораны төзелгән.

Минскиның татар җәмгыяте вәкиле Мәдинә Касыймова-Лумпова әйтүенчә, 1990 еллар башына Беларусьта һәм, аерым алганда, Минскида мөселман дин берләшмәләрен яңадан торгызу башланган. Мәчетне торгызуның беренче проекты 1992 елда эшләнгән. Шәһәр хакимияте Грибоедов һәм Татар урамындагы элеккеге татар зиратында 0,7 гектар җир бүлеп биргән. Мәчет 2004 елда "Рабита" Бөтендөнья ислам лигасы һәм Согуд Гәрабстаны иганәчеләре акчасына төзелә башларга тиеш булган. Аннары эстафета Россия һәм Төркия иганәчеләренә бирелгән, әмма 2010 елда төзелеш тукталган.

Минскидагы җәмигъ мәчетен 12 ел төзегәннәр. Әмма, матди кыенлыклар булу сәбәпле, төзелеш берничә елга туктатылган. Беларусь мөселманнары Төркия Дин эшләре министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, эш урыныннан кузгалган, дип сөйләде татар җәмгыяте вәкиле.

Бүген ачылачак мәчет Беларусьтагы иң зур мәчет булачак. Җомга намазлары вакытында анда 1,5 меңгә кадәр кеше сыя алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100