news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа LADA Granta City машинасының сатуга чыгу вакыты билгеле булды

Ул Comfort комплектациясенә нигезләнеп эшләнгән.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). City атамасы алган популяр седан LADA Grantaның яңа комплектациясе сатуга 1 мартта чыгачак. Бу хакта Автостат хәбәр итте.

Яңа машинаның минималь бәясе 492 мең 400 сум. Модель яңа стилистик алымнары белән аерылып тора.

City машинасы Comfort комплектациясенә нигезләнеп эшләнгән. Яңа комплектациядә кондиционер куелган, алгы утыргычлар җылытыла. Аудиосистема эшли, ике куркынычсызлык мендәре бар. Автомобильдә өстәмә рәвештә ЭРА-ГЛОНАСС системасы булырга мөмкин. Яңа комплектта 1,6 литрлы 87 көчле двигатель куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot