news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кызыл китап 10 ел дәвамында әзерләнгән

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры җитәкчелегендә нәшер ителгән Кызыл китап элеккеге нөсхәгә караганда шактый юкарган.

(Казан, 17 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда ун елга бер тапкыр чыга торган яңа Кызыл китап бүген рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында узган чарада галимнәр, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылар катнашты.

Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов өченче редакциядә нәшер ителгән Кызыл китапны төзегән эшче төркем әгъзаларын, фәнни-гамәли тикшеренүдәге уңышлы нәтиҗәләре өчен, министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Яңа Кызыл китап республика җитәкчелегенә җиткерелде һәм уңай бәяләмә алды. Үткән ун ел эчендә бик зур көч, җентекле игътибар таләп иткән эш башкарылды. Республикада саклауга мохтаҗ хайваннар, үсемлекләр тәгаенләнде. Бу исемлекнең берникадәр кыскаруы куандыра һәм монда, әлбәттә, Кызыл китапның өлеше бар. Бу өлкәдә эш алга таба да дәвам итәчәк”, – дип белдерде министр урынбасары.

Әмир Бәдертдинов искәрткәнчә, Татарстанда сирәк хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр турында мәгълүматларны туплаган Кызыл китап беренче тапкыр 1995 елда дөнья күргән һәм ул Россия төбәкләре арасында тәүге шундый җыентык булган. Ул чакта аның баш мөхәррире вазифасын әйләнә-тирә мохитне һәм табигать байлыкларын саклау министры Анатолий Щеповских башкарган. Тәүге басмага умырткалы һәм умырткасыз 239 хайван, үсемлекләрнең 241 төре һәм гөмбәләрнең 29 төре кергән.

Ун ел саен Кызыл китапның яңа редакциясе әзерләнә. Икенчесе, шулай ук Щеповских җитәкчелегендә, 2006 елда дөнья күрә. Анда саклауга мохтаҗ 258 хайван, 376 үсемлек, 40 гөмбә турында мәгълүмат китерелә. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров җитәкчелегендә 2016 елда нәшер ителгән яңа – өченче китапка исә 224 хайван, 340 үсемлек һәм 73 гөмбә һәм мүк кертелгән.

“Кызыл китаптагы материаллар балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләргә, студентларга, галимнәргә, табигать белән кызыксынучы барлык кешегә файдалы булачак. Ул Татарстанда табигатькә сак мөнәсәбәт тәрбияләргә, табигый байлыкларның төрлелеген, кыйммәтен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, – диде министр урынбасары.

Эшче төркемнең әгъзасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Зоология һәм биология кафедрасы доценты Валериан Гаранин фикеренчә, бүген халыкның табигать турындагы белеме бик түбән дәрәҗәдә. “Кайвакыт безнең зоология музеена экскурсиягә килгән укучыларның биологиядә күп нәрсәне аңламауларын күреп шаккатам. Балаларны, яшьләрне кызыксындырырга, өйрәтергә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Мәктәпләрдә үз эшенә бирелгән укытучылар эшләве мөһим. Кызыл китап шушы максатларга да хезмәт итәргә тиеш”, – дип белдерде галим.

Татарстанның Кызыл китапны төзү буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры урынбасары, биология фәннәре докторы Дмитрий Иванов Кызыл китапның электрон рәвештә булуы зур әһәмияткә ия икәнен әйтте. Әлеге өченче редакциядәге китап Татарстан Урман хуҗалыгы сайтында урнаштырылган. "Кызыл китапның тагын да юкарак булуын теләсәк, аеруча саклауга мохтаҗ хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүматны тарату юлларын да арттыру нәтиҗә бирәчәк. Бүген яшьләр гаджетлардан файдалана. Әйтик, әгәр табигать кочагына чыккач, тиз генә Интернетны ачып, кайсы үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка керүен карап белеп булса, табигатьне саклауга файдасы тияр иде", – дип тәкъдим итте Дмитрий Иванов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100