news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Кырлай авылында «Минем гаиләм – минем байлыгым» конкурсына йомгак ясала

«Минем гаиләм – минем байлыгым» дип аталган республика нәфис сүз осталары конкурсы Бөтенроссия Гаилә елы кысаларында уза

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгенең 2008 елда үткәреләчәк чаралар планы нигезендә ел башларында республикада «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип аталган нәфис сүз осталары конкурсы игълан ителгән иде. Конкурсның максаты – үзенчәлекле һәм талантлы нәфис сүз осталарын ачыклау һәм аларның һөнәри осталыгын үстерү.
Конкурсның сайлап алу турлары исә быелның март-апрель айларында узды һәм анда республиканың 24 шәһәре һәм районнарыннан 60 конкурсант катнашты.
20 майда исә Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында әлеге нәфис сүз осталарының Гаилә елына багышланган «Минем гаиләм – минем байлыгым» VI республика конкурсының ябылу чарасы узачак. Конкурсның ябылу тантанасында 14 шәһәр һәм районнарда җиңүчеләр чыгыш ясый, дип хәбәр итә Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot