Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә Казанны Сочи һәм Ерак Көнчыгыш узган
Конкурс лидеры Сочи белән Татарстан башкаласы арасындагы аерма 9 меңгә якын тавыш тәшкил итә.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көнчыгыш (272 мең 774 тавыш). Бүген твоя-россия.рф конкурсы сайтында сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы өчен 272 мең 379 кеше тавыш биргән.
Кичә, 29 сентябрьдә көндез Казан Сочидан меңнән артык тавышка алда иде.
Искәртеп үтик: Казанның конкурста катнашучы символлары - Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәр сайланып алыначак, алар арасыннан Россия Үзәк банкы 200 һәм 2000 сумлык купюралар номиналын үзе сайлачак. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз