news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа коронавирус вакытында хәлне начарайта торган дарулар исемлеге билгеле

Covid-19 белән авыручыларга югары температураны төшергәндә сак булырга кирәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Кортизон һәм ибупрофен кебек ялкынсынуга каршы препаратларны кабул итү яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән авырган кешенең хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта Франциянең сәламәтлек саклау министры Оливье Веран Твиттерда хәбәр итте.

«Ялкынсынуга каршы препаратларны — кортизон, ибупрофен һәм башкаларны кабул итү — инфекция узу вакытын начарайта торган фактор булырга мөмкин», — диде министр.

Югары температура булганда, ул парацетамол кебек дарулар кулланырга киңәш итте. Ялкынсынуга каршы препаратларны кабул итүчеләргә яки дөрес куллануда шикләнүчеләргә, ул дәвалаучы табибтан консультация алырга киңәш итте.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19 Россия тест-системалары максимум дүрт сәгать эчендә нәтиҗә бирүен хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100