news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа китап // БАЛАЛАРГА БҮЛӘК

Яңа китап // БАЛАЛАРГА БҮЛӘК

1998 елда “Иман” нәшриятында “Сабыйларны үз итеп…” исемле китабым дөнья күргән иде. Татар балалар әдәбиятының үсеш юлын яктырткан бу хезмәт педучилищеларда, педагогика университетының татар бүлекләрендә татар балалар әдәбиятын укытканда укыту әсбабы рәвешендә файдаланыла.

Быел, 2004 елда “Мәгариф” нәшрияты “Балалар әдәбяты. Хрестоматия” дип исемләнгән яңа хезмәтемне бастырып чыгарды. 34 табак үләмендәге бу хрестоматия шулай ук укытучыларга эшләрендә кулланма булсын, дигән нияттән чыгып төзелгән иде.

Безнең балалар әдәбияты – озын һәм катлаулы үсеш юлы үткән бай әдәбият. Шушы бай мирасны яшь буынга тапшыру максатыннан чыгып, һәр дәвердә хрестоматияләр, хрестоматия тибындагы җыентыклар бик күптәннән басылып килә. Мәсәлән, балалар өчен беренче хрестоматия, Мартемьян Ивановның “Татарская хрестоматия” дигән китабы 1842 елда дөнья күрә. Шул вакыттан алып, безнең көннәргә кадәр чыккан хрестоматияләрнең исемлеге (алар төрле исемнәр белән чыгып килгәннәр) китапның ахырына урнаштырылды да.

Шуны әйтергә кирәк, минем хрестоматия элеккеләреннән сизелерлек аерылып тора. Мин – фәнгә укытучылыктан килгән кеше. Без укыткан вакытларда V-VII класс уку китапларында язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирелми, әсәре белән генә чикләнелә иде. Биографиясе бирелмәгәч, әсәре дә көткән нәтиҗәгә китерми, тиз онытыла иде. Бу элекке хрестоматияләрдә дә шулай.

Шуны истә тотып, әлеге хезмәттә язучының кыскача тормыш һәм иҗат юлын яктыртырга кирәк дигән фикергә килдем. Бу – минем хрестоматиянең беренче аермасы.

Бездә балалар язучылары күп. Миннән тормаган сәбәпләр бе-лән, аларның барысын да алып булмады. Хез-мәттә балалар өчен озак еллар иҗат иткән, шушы өлкәгә билгеле бер эзен салган, күбесе мәктәп программаларына кертелгән кырык җи-де язучы урын алды. Әлеге язучыларның биографиясе һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирелде, иң яхшы дип исәпләнгән поэзия һәм проза әсәрләреннән үрнәкләр китерелде.

XX йөз башында балалар өчен матур-матур хикәяләр, әкиятләр иҗат иткән, кыйммәтле әдәби мирас калдырган Ф.Агиев, Г.Рәхим, Ш.Әхмәдиев кебек язучыларыбыз бар. Ф.Агиев өч ел буена балалар өчен “Ак юл” журналы да чыгарып килә. Моңа кадәр бу язучыларның әсәрләре мәктәп программаларына һәм уку китапларына кертелмәде. Хрестоматиядә аларның иҗа-тына да урын бирелде. Мин ул өч язучының балаларга багышланган хикәяләрен, әкиятләрен туплап, җыентыкларын да чыгарган идем (“Мәрхәмәт”, “Битлек”, “Язмыш”). Бу әдипләр, һичсүзсез, мәктәп программаларына, уку китапларына кертелергә тиешләр, иҗатлары шуны таләп итә. Программа һәм дәреслек төзүчеләр моны игътибарга алсыннар иде.

Хрестоматияне төзелеше ягыннан караганда, анда материал дүрт бүлеккә бүлеп урнаштырылды.

Бу – хезмәтнең элеккеләреннән икенче аермасы.

Беренче бүлек – “Алга әйдәүчән традицияләр” дип атала. Бу бүлек-тә балалар әдәбиятының тууын әзерләгән, аның нигез ташларына яткан борынгы әдәби ядкарьләребез “Кыйссаи Йосыф”, “Җөмҗөмә солтан”, Мәүла Колый хикмәтләре, Мәхмүт бине Гали хикәяләре, “Бәдәвам китабы” турында сүз бара. Калган өч бүлек: “Әхлак китапларыннан сурәтле фикерләүгә таба”, “Яңа чор яңа әдәбият сорый”, “Үсеш кыенлыкларын үтеп…” дип исемләнгән. Һәр бүлек үз чоры әдәбиятына кыскача характеристика белән ачыла. Характеристикаларда бү-лектә яктыртылган чор әдәбиятының үзәк үсеш тенденцияләренә басым ясала. Төзүче монда мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырышты. Хрестоматиягә кермәгән күп кенә язучыларның исемнәре дә телгә алынды.

Хрестоматиягә кергән язучылар иҗатлары белән әлеге бүлекләргә туры китереп урнаштырылды. Аларның рәте балалар әдәбиятының тууы, ягъни XIX йөзнең икенче яртысыннан К.Насыйри, В.Радлов, Т.Яхин хрестоматияләреннән алып, XX йөз башы, егерменче еллар, Ватан сугышы һәм, ниһаять, безнең көннәргә килеп җитә.

Хезмәттә иң зур урынны, ягъни иң зур чорны “Үсеш кыенлыкларын үтеп…” дип исемләнгән дүртенче бүлек алып тора. Бүлек Ватан сугышыннан соңгы еллар һәм хәзерге әдәбият турында.

Ватан сугышыннан соң, бигрәк тә алтмышынчы еллардан башлап татар балалар әдәбияты яңа кү-тәрелеш чоры кичерә, сан һәм сыйфат ягыннан күп алга китә. Әдәбият мәйданына югары уку йортларын тәмамлаган талантлы яшьләр өстәлә. Яңа темалар, яңа жанрлар, яңа поэтик чаралар үзләштерелә. Әсәрләргә элек чынбарлыкның балага күрсәтергә ярамый дип исәп-ләнгән яклары үтеп керә.

Кыскасы, балалар әдәбияты һәр дәвердә заман таләпләренә бәйле хәлдә үсә һәм үзгәрешләр кичерә.

Тагын шуны да әйтик: алда хрестоматия укытучыларга укыту эш-ләрендә кулланма булсын, дигән ният белән эшләнде, дидек. Бу сүзләрдән китап зурлар өчен генә аңлаешлы икән, дигән фикер тумасын. Китапны зуррак яшьтәге балалар үзләре алып укый, ә кечкенәләр кеше укыганнын тыңлап утыра алалар. Анда төрле яшьтәге балаларның рухи ихтыяҗларын канәгать-ләндерерлек әдәбият бар. Мәсәлән: М.Җәлилнең:

Сәгать йөри келт-келт,
Тиз бакчага кит-кит!
яки Ә.Бикчәнтәеваның:
Үсә безнең фермада
Бик күп нәни бәтиләр,
— Бә, —диләр, — бә, — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр, — дигән юлларын кайсы нәнинең ятлыйсы килмәс тә, И.Газиның “Ак сирень” хикәясеннән кайсы үсмер үзенең кичерешләренә азык, тиңдәшлек тапмас икән!

Китапта Г.Ибраһимов хикәяләре, Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”, Г.Гобәй повестьлары кебек зур күләмле әсәрләр дә байтак. Зур күләмле әсәрләргә кыскартулар ясалды, алынган текстларның чыганаклары күрсәтеп барылды.

* * *

Хрестоматияне сатып алырга теләүчеләр игътибарына: Татарстан китап нәшриятының өченче катында, 19нчы бүлмәдә “Мәгариф” нәшриятының үз кибете бар. Китап Татарстан урамындагы һәм Тукай мәйданында “Мәгариф” китап кибетләрендә дә сатыла.

Фатыйма ИБРАҺИМОВА, балалар әдәбияты белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100