news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа карта республиканы илнең акчалата исәп-хисап итми торган төбәгенә әйләндерергә тиеш

Рөстәм Миңнеханов, банк өлкәсендә мәгълүмати технологияләрнең бурычы – бюрократияне киметү һәм халыкның яшәешен җиңеләйтү, дип басым ясап әйтте.

(Яшел Үзән, 13 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Россия Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф Татарстанны “илнең акчалата исәп-хисап ясау киң таралган төбәге” дип атады. Республикада акча әйләнешендә “тере” акчалар сизелерлек өлеш алып тора. “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проекты бурычларының берсе – кулдагы акчаларны мөмкин кадәр күбрәк электрон рәвешкә әйләндерү. Бу халыкка, бизнеска һәм дәүләткә файдалырак була. Яшел Үзәндә проектны гамәлгә ашыра башлау тантанасында катнашучылар шулай дип билгеләп үттеләр.



“Без буш урынга килмәдек. Әгәр бездә электрон сервислар үсеш алмаган булса, катлаулырак булыр иде”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон акча һәм документлар әйләнешләренә бәйле IT үсеше турында сөйләп.

“Менә 7 минут эчендә безнең мөхтәрәм район башлыгына (Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинга. – Т-и искәрмәсе) яңа төр карта тапшырылуы системаның эшләвен, ләкин камилләштерергә кирәклеген күрсәтә”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов яңа карталардан файдалану перспективалары мәсьәләсендә.

“Электрон мөрәҗәгатьләр елына 85 млн тирәсе була, һәм алар саны арта гына. Бюрократияне киметеп, тормышны җиңеләйтергә кирәк. Мисалга, социаль ярдәм алу өчен 6 урынга басасы. Бу проблемаларны алып була”, - диде ул.

Электрон имза, кошелёк, шәхси таныклык – 16 сервис халык өчен шактый күп мөмкинлек бирә. Моның өчен терминалда берничә төймәгә генә баса торган итү күздә тотыла.

“Якын арада нәтиҗәләр бөтенләй башкача булачагына ышанам”, - диде Татарстан Президенты кулда бүген акча әйләнеше турында сөйләгәндә. Кешеләр уңайлыкны тиз төшенеп алачак, иң мөһиме – исәп-хисап ясаганда электрон юлдан файдалану куркынычсыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100