news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа канун буенча, 2019 елдан урманнарда чыбык-чабыкны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый

Моңа кадәр урманнарда ауган агачларны рөхсәтсез һәм бушлай җыярга ярамый иде.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елның 1 гыйнварыннан урманнарда җитдә яткан чыбык-чабыкны бушлай һәм рөхсәтсез җыю мөмкинлеге биргән яңа закон үз көченә керде. Моңа кадәр урманнарда аунап яткан агачларны рөхсәтсез җыярга ярамый, ә рөхсәт алу күп вакыт таләп итә иде.

Хәзер РФ Урман кодексына кертелгән төзәтмәләр буенча, ауган агачлар, куаклар, һава шартлары яки башка табигый сәбәпләр нәтиҗәсендә зыян күргән агачлар урман ресурсы булып саналмый, шуңа аларны шәхси хуҗалык өчен бушлай җыярга һәм кулланырга рөхсәт ителә.

  • Законны РФ Дәүләт Думасы һәм федераль кануннарга яраклаштырып, 2018 ел азагында ТР Дәүләт Советы да кабул итте. Яңа кагыйдәләр арендага алынмаган урман участокларына гына кагыла. 

Чыбык-чабыкка җиргә төшкән каен тузы, чыршы, нарат, ак чыршы ботаклары, мүк, камыш керә. Корыган, әмма аумаган агачлар чыбык-чабык дип саналмый һәм аларны җыю тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100