news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кәешкүлдә яңа мәктәп ачылды

Яңа Кәешкүлдә яңа мәктәп ачылды

(Төмән, 7 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең халыкның 40 процентын татарлар тәшкил иткән Яркәү районы Яңа Кәешкүл авылында яңа мәктәп ишекләрен ачу тантанасы булып үтте.

Мәктәп ачу тантанасында губенатор Владимир Якушев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Шевчик, өлкә Думасы депутаты Владимир Крамской, район башлыгы Валентин Вторушин, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин һәм башка бик күп кунаклар катнашты.

Мәктәпнең символик «алтын» ачкычын Яңа Кәешкүл балаларына губернатор Владимир Владимирович үзе тапшырды. Яңа белем учагына бүләк итеп бирелгән автобусның ачкычларын да мәктәп директоры Рәсимә Рябикова губенатор кулыннан кабул итеп алды. Башка кунаклар да кыйммәтле бүләкләр белән килгәннәр иде мәктәп ачу тантанасына. Өлкә Думасы депутаты Владимир Крамской мәктәпкә 250 мең сумлык спорт инвентаре, район башлыгы Валентин Вторушин мәктәп стадионы өчен үлән кискеч (газонокосилка), Яркәү муниципаль берәмлеге җитәкчесе Гөлниса Фәтхетдинова акчалата бүләк, Ришат Җиһаншин да, район мәктәпләре директорлары да күркәм бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмчә киенеп килгән шат йөзле Сала балаларыннан да бәхетлерәк кешеләр булмагандыр бү көнне, аяз көн, күктән елмаеп караган кояш та алар шатлыгын уртаклашкандай булды. Яңа мәктәпкә атлап керү шатлыгыннан балалар каникулсыз гына укуны дәвам итү карарына килделәр. Шундый җайлы, матур мәктәпкә аяк атлап кер дә, шунда ук каникулга чыгып кит, имеш.

– Мондый мәктәп әле шәһәрләрдә дә юк, Моннан соң менә бу мәктәп кебек, төзелеш техникасының иң алдынгы казанышлары нигезендә эшләнгән проектлар буенча гына салыныр мәктәпләр безнең төбәктә, - дип беддерде губернатор.

Ике катлы кызыл кирпечтән салынган мәктәп шулай төзелгән ки, һәр кабинетка иртәдән кояш нурлары төшә. Һәр кабинет тиешенчә җиһазландырылган. Компьютер классында 10 урын, һәркайсы Интернетка тоташтырылган, иң югары заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган лингафон, химия кабинетлары, актлар залы, китапханә, ашханә, спортзал, стадион, душлар урнаштырылган гараж – барсы да Кәешкүл балалары өчен. Мәктәпнең матди-техник базасы 100 процентка тәэмин ителгән. Барлык класстан тыш чаралар, ата-аналар җыелышлары коридорда гына түкәрелгән иске мәктптән яңасына 5 меңләгән китап һәм гөлләр, музей экспонатлары гына күчкәндер ахрысы. Утын ягылган мичләр белән генә җылытып торса да, гөлләр күп үсә иде бу мәктәптә. Саз араларында калган Иске Кәешкүл авылы балалары да бу мәктәптә интернатта яшәп укыйлар.

Яңа Кәешкүл кешеләре хакимият җитәкчеләре алдында авылның яңа мәктәп бинасына лаеклы икәнлеген исбатлап ирештеләр бу бәхеткә. Югыйсә, күрше Новая Александровка авылына күчереп куюлары мөмкин иде бу авыл мәктәбен. Яңа Кәешкүл - яшь авылларның берсе, халык телендә ул Сала дип кенә атала. Аңа 1921 елда саз араларында урнашкан Иске Кәешкүлдән коры җиргә чыккан кешеләр нигез салалар. 1930 елда мәктәп ачыла.

Шуннан бирле Яңа Кәешкүл мәктәбе балаларга тирән белем һәм милли-мәдәни мирас нигезендә югары әхлак тәрбиясе бирү буенча иң алдынгы мәктәпләрнең берсе булды. Район үзәгеннән 100 чакрым ераклыкта урнашкан бу мәктәп 1970-80 елларда өлкә күләмендә татар мәктәпләре өчен база мәктәбе ролен үтәде, барлык милли мәктәпләр өчен дә туган тел нигезендә дәүләт телен укытуны югары дәрәҗәгә күтәрү үрнәге булып торды, туган телнең абруен беркайчан да төшермәде, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве белән дә башкаларга үрнәк булды. Анда үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, Казаннан килеп, галимнәр, язучылар, методистлар, дәреслекләр авторлары һәрдаим катнашып тордылар. Мәктәпне тәмамлаган балаларның белем дәрәҗәләренең югары булуы, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары да татар балалары гына укый торган бу авылда яңа мәктәп салу өчен ышанычлы нигез булды.

Бу авылга килеп киткән һәр кешене йортларның төзеклеге, аларның эчләрененең нурлы пакьклеге, урамнарның чисталыгы сокландырмый калмый.

Бүген урта Яңа Кәешкүл мәктәбендә 134 кенә бала укый. Яңа мәктәп авылның тагын да ныгып китүенә, яшьләрнең авылда төпләнеп калуына, авыл хуҗалыгын торгызуга төп нигез булып торачак, елдан-елга мәктәптә укучы балалар саны арта барачак, дип ышанырга була хәзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100