news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа җиһаз умартачылык продукциясендә пестицидлар күләмен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк

Пробаларда куркыныч матдәләрнең молекулаларын ачыклый торган хромотограф Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә ел ахырына кадәр кайтачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Оксана Романова). Ел ахырына кадәр Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе умартачылык продукциясендә пестицидлар күләмен билгели торган яңа хромотограф алачак. Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең күзәтчелек эше турында фикер алышулар барышында лаборатория директоры урынбасары Айдар Садриев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, быел 20 меңнән артык тикшерү үткәрелгән һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле критерийлар (микробиологик күрсәткечләрдән алып антибиотиклар күләменә кадәр) буенча тиешле таләпләргә туры килмәвенә бәйле 118 очрак ачыкланган.

Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне тикшерү нәтиҗәсендә, узган елда Ростов өлкәсеннән китерелгән күркә итендә кош гриппы вирусы табылган. Аны Татарстан территориясендә сату тыелган. Быел шулай ук Калининградтан китерелгән продукциядә Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot