news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа гына таныклык алган машина йөртүчеләр өчен юл кагыйдәләре үзгәрде

Моннан тыш "права"га имтихан тапшыру һәм юл йөрү таныклыгы алу тәртибендә дә үзгәрешләр бар.

(Казан, “Татар-информ, 4 апрель, Чулпан Шакирова). Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 24 мартта кабул ителгән 333 санлы “РФ Хөкүмәте, Министрлар Советы карарының 1993 елның 23 октябрьдә кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү” һәм 2017 елның 23 мартыннан “Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру һәм аны алу тәртибе” карарлары 4 апрельдән үз көченә керде. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Россия Хөкүмәтенең 333нче карары буенча, юл йөрү кагыйдәләренә беркадәр үзгәрешләр керде. Болар торак пунктлары булмаган автомобиль юлларында мотоциклар өчен максималь рөхсәт ителгән тизлек һәм яңа шоферлар (машина йөртү стажы ике елга кадәр) өчен бер төркем чикләүләрдән тора.

Хәзер яңа гына таныклык алган йөртүчеләр башка механик транспорт чарасын буксирга ала алмый. Шулай ук мопед һәм мотоциклның тәҗрибәсез йөртүчеләре дә, ике ел стажы булмаган килеш, пассажирлар утыртырга тиеш түгел.

Моннан тыш, тиешле тану билгесе булмаган очракта да, машина йөртү тыела. Болар машина тәрәзәсенә ябыштырыла торган өндәү, “балалар”, “чукрак йөртүче” һәм башка тамгалар. Әлеге билгеләр булмаган машинада хәрәкәт иткән өчен, Россия Федерациясе Административ тәртип бозу кодексы (12.5 маддәнең 1 бүлеге) нигезендә,  кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф каралган.

Яңалыклар тәҗрибәсез машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү өчен кертелгән. Россия Хөкүмәтенең 23 мартта кабул ителгән 326 санлы карары нигезендә, имтихан үткәрү, “права” алу тәртибе дә үзгәрә. Хәзер йөртү таныклыгы югалса, урласалар яки алыштырырга кирәк булса, документларны күпфункцияле үзәкләргә дә тапшырып була. Шулай ук алыштырудан тыш, күпфункцияле үзәкләрдән “права”ны барып алырга да мөмкин. 

Шулай ук яраклылык вакыты чыкканчы ук машина йөртү таныклыгын алыштыру мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Хәзер гамәлдәге медицина белешмәсен күрсәткән очракта, кабат ун ел срок белән яңа таныклык алып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100