news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Гвинея ярларында 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән

Эпицентрда тетрәүләрнең көчелелеге буенча, вакыйга “җимергеч” дип бәяләнә.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). 6,1 магнитудалы җир тетрәү Соломон диңгезе акваториясендә, якынча Бугенвиль (Папуа – Яңа Гвинея) утравының көньяк ярыннан 43 км ераклыкта булган, дип хәбәр иткән “Интерфакс”. Бу хакта “Российская газета” яза.

Җир асты терәүләре эпицентры координаталары - көньяк киңлекнең -7.25 градусы һәм Көнчыгыш озынлыкның 155.71 градусы. Ул Моно һәм Шортленд утрауларын бүлеп тора торган бугаз уртасында урнашкан.

Эпицентрда тетрәүләрнең көчелелеген буенча “җимергеч” дип бәяләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot