news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа гасыр» телевидениесендә Яңа ел төне

«Яңа гасыр» телевидениесендә Яңа ел төне

(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Яңа ел курантлары уникене сугуга «Яңа гасыр» телевидениесендә республика халкын Яңа ел белән котларга татар эстрадасы йолдызлары унике бәйрәм өстәле артына җыелачак. Телекомпания эфирында тылсымлы бәйрәм төне әнә шулай башланачак.

Яңа ел төне сценариен танылган язучы һәм драматург Зөлфәт Хәким иҗат иткән. Бәйрәм тамашасын Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ләйсән Рәхимова алып барачак. Бу төндә телевизор караучылар өчен татар эстрадасы йолдызлары башкаруында иң яхшы җырлар тәкъдим ителәчәк, ә Салават үзе генә түгел, «игезәге» белән киләчәк диләр.

«ТЯГ» телекомпаниясе яңа елның бәйрәм кичләрендә дә күркәм тапшырулары белән сөендерәчәк. 1 һәм 2 гыйнварда «Яңа гасыр» «Җиде йолдыз» бәйгесенең финал концертын күрсәтәчәк. «Җиде көн» дип аталган йомгаклау мәгълүмат–аналитик программасы да кызыклы булыр. Яңа тапшыруда телевизор караучыларны республиканың атналык мәгълүмат тормышы гына түгел, көнүзәк вакыйгаларга анализ һәм белгечләр аңлатмалары көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot