news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак

Сайтны караучыларга кызыклы һәм файдалы контент тәкъдим итәргә телибез, - ди Илшат Әминов.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак
Рамиль Гали

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов хәбәр итте.

"Без яңа һәм заманча мәгълүмати технологияләрдән башка хәбәрләрне үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуның өчен тиздән "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты яңартылачак. Мәгълүмати-ресурслы порталның яңа дизайн-макетын да планлаштырдык", - диде ул.

Илшат Әминов әйтүенчә, яңартылган сайт тулысынча үзгәртеп ясалачак. Бары тик аның адресы гына үзгәрешсез калыр дип көтелә. "Интернетта блог алып баручылар көннән-көн күбәя бара. Безнең телеканал да алга атлый. Сайтны караучыларга кызыклы һәм файдалы контент тәкъдим итәргә телибез", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot