news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды

Россия Радио академиясе утырышында Илшат Әминовны кабул итү турында карар чыгарылган.

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Россия Радио академиясе академигы булып сайланды. 31 гыйнварда академия утырышында Илшат Әминовны кабул итү турында карар чыгарылган. Бу турыда телекомпания сайтында хәбәр ителә.

Хәзер “Яңа гасыр” компаниясе составындагы “Болгар радиосы” FM-радиостанциясе дә әлеге дәрәҗәле һөнәри оешмада бар.

Россия Радио академиясе 2007 елда төзелгән. Ул эре медиахолдингларны һәм бәйсез радиокомпанияләрне, Телерадиотапшыручыларның милли ассоциациясен һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгын берләштерә. Академия илдәге радиоиндустрияне үстерүгә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге радиотапшыручыларның мәнфәгатьләрен яклый. Академия әгъзалары бергәләшеп авторлык хокуклары буенча мәсьәләләрне чишәләр, матбугат чараларын тикшереп торучы органнар белән аралашуда катнашалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot