news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яңа гасыр" телеканалында "Фиксиләр" мультфильмы татарча күрсәтелә башлады

"Фиксиләр" мультфильмы "Яңа гасыр" каналында эш көннәрендә 16.10да күрсәтелә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»)."Яңа гасыр" телеканалында "Фиксиләр" мультфильмы татарча күрсәтелә башлады, дип телеканал сайты хәбәр итә.

"Фиксиләр" мультфильм геройларын Казан театрларының алдынгы актерлары тавышландырган. Фиксиләр Камал театры, курчак театры, ТЮЗ һәм эстрада артистлары тавышы белән сөйләшә.

Әлеге мультфильм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән тәрҗемә ителгән.

"Фиксиләр" мультфильмы "Яңа гасыр" каналында эш көннәрендә 16.10 күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot