news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яңа Гасыр" радиосында Рамазанга багышланган "Хикмәти дөнья" проекты 13 августта эфирга чыга

“Хикмәти дөнья” проекты ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре хаҗилар шурасы рәисе Фәрит Мифтахов теләктәшлеге белән әзерләнә

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). “Яңа Гасыр” радиосында Рамазан ае уңаеннан “Хикмәти дөнья” дип аталган махсус проект башлана.
“Хикмәти дөнья” проекты ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре хаҗилар шурасы рәисе Фәрит Мифтахов теләктәшлеге белән әзерләнә. Акция Ураза гаете көнне тәмамланачак. Ураза гаете быел 9 сентябрьгә туры килә.

Радио тыңлаучыларга язмыш сынауларын узарга, югалудан, афәттән котылырга дога, Аллаһка сыену ярдәм иткән очраклар аз булмагандыр.
Ходай ярдәме белән башыгызга зиһен, тәнегезгә сихәт иңгән мизгел турында радиога языгыз яки телефон аша шылтыратып сөйләгез. “Яңа гасыр” радиосы баш редакторы Илнур Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, акция материаллары 13 августтан эфирга бирелә башлый.

Гыйбрәтле очракны сурәтләгән хатлары эфирда яңгыраган тыңлаучыларны Фәрит Мифтахов һәм “Яңа Гасыр” радиосыннан истәлекле бүләкләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot