news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңа гасыр” радиосы Гала-концертка чакыра

13 декабрьдә Казанның Химиклар Мәдәният Сараенда “Яңа гасыр” радиосы уздырган “Яңа гасыр”ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең” радиобәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 13 декабрьдә Казанның Химиклар Мәдәният Сараенда “Яңа гасыр” радиосы уздырган “Яңа гасыр”ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең” радиобәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак.
“Яңа гасыр” радиосыннан хәбәр ителгәнчә, конкурста 300гә якын вокалист, вокаль ансамбль һәм төркем катнашты. Гала-концертта быелгы җиңүчеләрдән тыш, бәйгенең узган елгы җиңүчеләре – Миләүшә Сафина, Валерий Шрыков, Гөлназ Хәлимова, Гөлчәчәк Шакированың да катнашуы көтелә. Махсус кунаклар – Зөбәрҗәт, Бәширә Насыйрова, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә да чакырулы. Җиңүчеләрне жюри рәисе – Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи һәм җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов котлаячак. Концертны “Яңа гасыр” радиосы ди-джейлары алып барачак. Тамаша кичке 17 сәгать 30 минутта башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100