news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^«Яңа Гасыр» «Җомга вәгазьләре» дигән яңа тапшыру әзерли

^«Яңа Гасыр» «Җомга вәгазьләре» дигән яңа тапшыру әзерли

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 17 марттан «Яңа Гасыр» телевидениесендә «Җомга вәгазьләре» дигән яңа тапшыру эшли башлый. Ул һәр җомга саен 6 сәгать 45 минутта эфирга чыгачак, һәм ун минут барачак. Бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү үзәге хәбәр итте.

Тапшыруны әзерләүче Ләйсирә Фазлыева белдрүенчә, телевизор караучылар үзләре үк вәгазь темаларын билгели алачак. Темаларны хат аша яки электрон почтага язып җибәрү зарур. Шулай ук тапшыруларда хат аша юллаган сорауларга да җаваплар биреләчәк.

Әлеге яңа проект нигезендә, бүгенге көндә актуаль булган темаларга вәгазьләр сөйләчәк. Шулай ук тамашачылар Татарстан имамнарнын да якыннанрак белә алачак.

Беренче вәгазьне Кол-Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысов сөйләячәк. Шулай ук якын тирәләрдә Болгар мәчете имамы Илдус Фәиз, Казан нуры мәчете имамы Рөстәм Зиннуров вәгазьләрен ишетеп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot