news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа гасыр» каналы Габдулла Тукайга багышланган телевизион фильм тәкъдим итә

«Яңа гасыр» каналы Габдулла Тукайга багышланган телевизион фильм тәкъдим итә

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). 16 октябрьдә «Яңа гасыр» телеканалы эфирында «Моңлы саз чыңнары» телевизион фильмы тәкъдим ителәчәк. Фильм шагыйрьнең үзе турында гына түгел, Габдулла Тукай белән бәйле истәлекле урыннар хакында да сөйли. Фильм нигезенә Арча районы Кушлавыч һәм Арча авылларындагы шагыйрьнең мемориаль музейлары һәм Казандагы Тукай музее материаллары алынган. Әлеге фильмның автор һәм режессеры – Нурания Җамалиева. Телефильм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Панорама» иҗат берләшмәсендә төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot