news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яңа гасыр энҗеләре" XV Татар хор музыкасы фестивалендә 15 коллектив катнаша

Гала-концерт 26 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уздырыла.

"Яңа гасыр энҗеләре" XV Татар хор музыкасы фестивалендә 15 коллектив катнаша
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында XV Татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты була, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Татар хор музыкасы фестивале Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллин һ.б. күренекле шәхесләргә багышлана һәм Казан консерваториясендә ел саен үткәрелә.

Быел фестивальдә Казанның балалар музыка мәктәпләре, Казан музыка көллияте коллективлары, һәвәскәр башкаручылардан оештырылган хорлар катнашты. «Нәүрүз» һәм «Сөембикә» коллективларының иҗат кичәләре, Эльмир Низамов һәм Светлана Зорюкова концертлары узды, 8нче балалар музыка мәктәбендә хор коллективлары чыгыш ясады.

Быелгы фестиваль «Яңа гасыр энҗеләре» дип атала. Гала-концертта Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова, Ш.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова, С.Зорюкова, Э.Низамов, Л.Таһирова кебек композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

Фестивальдә барлыгы 15 коллектив катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100