Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа федераль закон проекты буенча, руслардан кала, барлык халыклар кимсетелә – М.Сәлахов
ТР Фәннәр академиясе президенты Россия халыклары телләрен яклау өчен хәрәкәт булдырырга тәкъдим итте.
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов фикеренчә, туган телләрне укытуга кагылышлы федераль закон проекты Россия халыкларын кимсетә. Кичә ул Дәүләт Советы утырышында Россия халыклары телләрен яклау өчен хәрәкәт булдыруны тәкъдим итте.
Сессиядә “РФдә мәгариф турында”гы федераль законга туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен укытуга бәйле үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алышу булды.
“Минемчә, Россия халыклары телләрен яклау өчен хәрәкәт булдыру вакыты җитте, чөнки акылсыз закон проектлары һәм өндәмәләр Ватаныбызның бөтенлегенә һәм республикада халыклар арасында дуслык, татулыкны саклап калуга куркыныч тудыра. Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге, Фәннәр академиясе мондый консолидация, тел мәсьәләсен хәл итү юлларын табу өчен платформа булырга әзер”, - ди ул.
Мәгъзүм Сәлахов фикеренчә, Россия халыклары телләре икенчел булып кабул ителә һәм факультативларда өйрәнүгә тәкъдим ителә. “Мин яңа закон буенча, рус халкыннан кала, Россиянең барлык милләтләре кимсетелә дип саныйм. Нигә шундый вазгыять килеп чыкты соң? Конституция, федераль закон бар бит югыйсә. Федераль дәүләт белем бирү стандартын карасак та, республикаларның дәүләт телләрен факультатив белем итеп кертү каралган бит. Димәк, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә үк субъектларның дәүләт телләрен укытмау мөмкинлеге кертелгән дигән сүз”, - дип белдерде Фәннәр академиясе президенты.
Аның уйлавынча, федераль закон проекты очраклы гына тумаган. “10-15 ел элек нәрсә булганга анализ ясасак, шул вакытта ук “юл картасы” эшләнгән булуы ихтимал. Аның максаты нәрсә булгандыр, әмма профессионаллар шул “юл картасы” нигезендә эшләгән булып чыга. Башта провокацион дискуссияләр булды. Аннары, әкренләп, Бердәм дәүләт имтиханына күчтеләр. Имтиханны татар телендә тапшыруны тыеп, СССР да гамәлдә булган милли телләрдә югары белем алу системасы җимерелде дияргә була... 2013 елдан башлап, татар филологиясеннән кала, милли телдә диссертация яклауны тыйдылар. Совет чорында татарча яклау бар иде әле. Бу закон – “юл картасы”ның чираттагы этабы дип уйлыйм”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз