news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа федераль белем бирү стандартлары өчен “лайк” куярга кирәк – Айрат Фәйзрахманов

Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, туган тел генә түгел, туган як әдәбияты дигән предмет та укытылырга тиеш, дип саный.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яңа федераль белем бирү стандартлары өчен “лайк” куярга кирәк, дип белдерде Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) проекты карала башлый. Шул уңайдан, “Вконтакте” социаль челтәрендә “Татар ата-аналары” төркемендә җәмәгатьчелек тарафыннан тавыш бирү бара һәм фикерләр туплана.

Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ата-аналардан активлык, тәкъдимнәр көтелүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, беренче эш итеп, http://regulation.gov.ru/ сайтына кереп теркәлергә, аннары ФГОС өчен “лайк” куярга кирәк.

“Лайк” куярга, чөнки бу безнең өчен уңай, тискәре ягы юк диярлек дәрәҗәдә. Икенчедән, "лайк" куеп калу гына түгел, тәкъдимнәрне дә язып була. "Аларны язсак бик яхшы булыр иде, чөнки каршы як, “туган телләр дигән фән безгә кирәкми” дип яудыра гына. Без тәкъдимнәребезне кертәбез, кешеләрне дә моңа этәрәбез. Проблема бит туган телне укыту гына түгел, чуваш, удмурт, башка телләрме – андый телләрне дәүләт телләре буларак та укыту. Беренче мөмкинлек – туган телләр итеп укыту. Әгәр бу проектларны кабул итсәләр, ул ФГОС та мәҗбүри рәвештә укытылыр дип фараз кылабыз. Шушы көннәргә кадәр моңа бик күп каршы тавышлар булды. Рус ата-аналары комитеты, башка республикалардагы оешмалар минусларны күрсәтеп, безгә кирәкми андый фән, дип язалар. ФГОСларда Россия Федерациясе составына керүче республикаларның дәүләт телләре дигән төшенчә бар. Ул әле мәҗбүри рәвештә булырмы, вариатив рәвештәме – бу билгеләнмәгән. Шуңа күрә ул мәҗбүри рәвештә укытылсын өчен тәкъдимнәрне язабыз”, - дип билгеләп үтте Айрат Фәйзрахманов. 

Әңгәмәдәш, туган тел генә түгел, туган як әдәбияты дигән предмет та укытылырга тиеш, дип саный. “Минем шәхсән тәкъдимем бу. Башкалар да моны хуплый: чөнки хәзер 2 сәгать туган тел дигән укыту фәненә тел дә, әдәбият та кергән бит. Әгәр рус телен карасак, тел генә керә, русская литература дигән фән аерым бара. Рус телле мәктәпләрдә татар әдәбияты фән буларак юк. Безнеңчә, туган тел булгач, туган як әдәбияты да булырга тиеш. Аерым мәктәпләр үзләре кертә ала андый фәнне, тик без республика күләмендә мәҗбүри рәвештә шундый фәнне кертү турында сүз алып барабыз. Әгәр татар теле ике сәгать туган тел, ике сәгать дәүләт теле буларак керсә һәм ике сәгать туган як әдәбияты укытылса, элекке булган белән тигезләшәчәк”, - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

Җәмәгать эшлеклесе әйтүенчә, бу ФГОСлар проектын хәзер башлангыч мәктәп өчен кабул итәчәкләр, аннары урта мәктәп өчен дә яңартачаклар. Аннары якынча укыту планы әзерләнәчәк. “Якынча укыту планы кайсы фәннәр буенча конкрет ничә сәгать дигән сүз. Әле шуны күзәтергә кирәк. Укыту планының эчтәлеге, сәгатьләр саны кешеләрнең нинди тәкъдимнәр кертүенә карап билгеләнә. Без кешеләрне теркәлергә, “лайк” куярга һәм тәкъдимнәр кертергә өндибез”, - диде. Тәкъдимнәрне “Ваши предложения" дигән урында WORD файлында язып беркетү сорала. Алар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100