news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яңа фәнни тикшеренүләрдә - Бөек Ватан сугышы темасы
26-28 апрельдә Казанда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы: төбәк тикшеренүләренең актуаль мәсьәләләре” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). 26-28 апрельдә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгында Өченче Кремль укулары кысаларында “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы: төбәк тикшеренүләренең актуаль мәсьәләләре” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра.
Конференциядә дөнья тарихында Бөек Ватан сугышы, сугыш чорында халык тормышы, тыл хезмәте һәм фронтка караган тикшеренүләр, Россия төбәкләре һәм халыклары тарихында сугыш, сугыш тарихын өйрәнү һәм бүгенге яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү мәсьәләләре каралачак. Чараның максаты – сугыш темасына караган яңа фәнни тикшеренүләрне тәкъдим итү.
Форумда фәнни институтлар, уку йортлары хезмәткәрләре, фәнни матбугат мөхәррирләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә. Бу турыда “Казан Кремле” музей-тыюлыгыннан хәбәр иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot