Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа елны каршылау казанлылар өчен фаҗига белән тәмамланган
Исереклек туганлык хисләрен белми
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каршылау кичендә Казанның Идел буе районына караган Линейная урамында туган-тумача, дус-иштән торган зур гына компания җыелып, күңел ачып, бәйрәм хөрмәтенә яка астына шактый алкоголь җибәрә. Бәйрәм табыны иртә белән дә дәвам иттерелә. Ләкин фаҗига белән төгәлләнгән бәйрәм ир һәм кыз туган арасындагы бәхәснең нидән башлануын инде беркем дә анык кына хәтерләми.
1982 елгы хатын-кыз үзенең ир туганына кул астына туры килгән пычак белән кадаган, шушы яра бичараның тәне белән бергә гомерен дә кискән. Кан күрү белән кисәк айнып киткән шешәдәшләр ярдәм итмәкче булса да, эш чыкмасын аңлап, ашыгыч медицина ярдәме чакырта. Полициягә исә туганы кулыннан һәлак булган ирнең балалары белән урамда йөреп кергән хатыны хәбәр итә.
Шунда ук юлга чыккан ведомстводан тыш сакчылык экипажы теге хатын-кызны җинаять урынында тоткарлый. Әмма хатын башта, туганым шулкадәр исерек иде, абынып, үзе пычакка ауды, дисә дә, яра рәвеше моны расламый. Шулай ук судмедэкспертиза да фаҗига ялгышлык белән чыкмаганын дәлилли, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ведомстводан тыш идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз