Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа елны каршы алу төнендә “Черек күл” дә ачык шугалак эшләячәк
Казанда 50 дән артык чыршы комплексы, 18 ябык һәм ачык шугалак ачыла.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Черек күл”дә быел мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык булган шугалак ачылачак. Боз шугалагы Яңа елны каршы алу төнендә дә эшләячәк”, - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Ул быел Казанда 50 дән артык чыршы комплексы ачылачагын әйтте. Үзәк чыршы Меңъеллык мәйданында булачак.
Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, моңарчы “Әкият” курчак театры каршында булган боз шәһәрчеге дә Үзәк чыршы территориясенә күчәчәк. Биредә, шулай ук, зур тау ачылачак. “Бу үзгәрешләр Казан халкы хуш килер дип ышанам”, - диде ул.
Быел “Черек күл” кышкы чорда кызыклы урыннарның берсе булачак. Аның ачылышы 26 нчы декабрьдә көтелә. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, “Черек күл”дә Россия күләмендә игълан ителгән Театр елы һәм Татарстанда булачак Лев Толстой елларына багышланган тамаша әзерләнә. “Черек күл”дә быел мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык булган шугалак ачылачак. Боз шугалагы Яңа елны каршы алу төнендә дә эшләячәк”, - диде ул.
Дамир Фәттахов быел Казанда 18 ябык һәм ачык шугалак һәм 78 хоккей тартмасы ачылуын әйтте. Тимераякта йөрергә яратучылар өчен, шулай ук, Кремль яр буенда һәм “Казан Арена” янындагы “Юркин парк” территориясендә ачык шугалаклар эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз