Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа елны хастаханәдә каршылаучы апаслылар янына Кыш бабай һәм Кар кызы килде
Барлыгы 15 кеше район башлыгы исеменнән бүләкләр алды.
(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган апаслыларга бүләкләр таратылды, дип яза район газетасы.
Район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин аларның һәрберсенең хәлен белеп, иң изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр бирде. Кыш бабай һәм Кар кызы да һәрбер бүлектә булды, дәваланучыларны, хастаханә хезмәткәрләрен тәбрик итте. Барлыгы 15 кеше район башлыгы исеменнән бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз