news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа елның беренче көннәрендә Әгерҗедә бер генә сабый да тумаган

Узган елның соңгы көнендә районда ир бала дөньяга килгән.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Яңа елга аяк басканга берничә көн булса да, әлегә бала тудыру йортында бер генә сабый да дөньяга килмәгән, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".
“Мондый хәлнең гомергә булганы юк иде“,- диләр бала тудыру йорты хезмәткәрләре.
Ә менә 2017 елның соңгы көнендә – 31 декабрьдә Әгерҗедә яшәүче Анастасия Гуляева икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган. Ул ир бала тапкан. Әлеге сабый – гаиләдә икенче бала.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100