news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елның беренче көнендә Түбән Кама кешеләре йөгерергә чыгачак

Кешеләр үз-үзләренә Яңа ел алдыннан вәгъдә бирә һәм шул вәгъдәләренә таба елның беренче көненнән үк чаба башлыйлар.

Яңа елның беренче көнендә Түбән Кама кешеләре йөгерергә чыгачак
tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Яңа 2020 елның беренче көнендә, 1 гыйнварда, Түбән Кама спортчылары йөгерешкә чыгачак. «Гаилә» паркында «Вәгъдәләр йөгереше» дип аталучы узышны активист Жениш Укубаев оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Спортчы сүзләренчә, мондый проект дөнья буенча таралыш алган. Кешеләр үз-үзләренә Яңа ел алдыннан вәгъдә бирә һәм шул вәгъдәләренә таба елның беренче көненнән үк чаба башлыйлар.

Стартта һәркем катнаша ала. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.



news_right_1
news_right_2
news_bot