Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа елның беренче атнасында республикада 86 янгын чыккан
Янгынның корбаннары да бар
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елның беренче атнасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе дәүләт янгын сакчылыгы хезмәте подразделениеләре хезмәткәрләре янгын турында алынган хәбәрләр буенча 375 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Татарстанда шул вакыт эчендә җәмгысе 86 янгын чыккан, шуларның 41е – шәхси секторда. Янгыннарда 16 кеше үлгән, 7се каза күргән, 79 кешенең гомерен саклап калу мөмкин булган. Шул хакта «Татар-информ» агентлыгына хәбәр салган ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте кешеләр үлеменә китергән сәбәпләр дип ут төртү, исерек килеш тәмәке тарту, электрның кыска ялганышын күрсәтә. Мичнең артык кызуы, эретеп ябыштыру эшләре үткәргәндә куркынычсызлык техникасын сакламау, газ колонкасының һәм транспорт чараларының төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү узган атнада янгын чыгуга сәбәпче булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз