Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа елны 75 меңнән артык кеше ерак араларга йөрүче поездларда каршы алды
2019 елның 31 декабрендә тимер юл буенча сәфәргә 207 меңнән артык пассажир киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа 2020 елны 75,5 меңнән артык пассажир ерак араларга йөрүче поездларда каршы алды. Бу хакта «Федераль пассажир компаниясе» АҖ сайтында хәбәр ителә.
Билгеле булганча, 2019 елның 31 декабрендә тимер юл сәфәрләренә 207 меңнән артык пассажир киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Ерак араларга йөрүче поездларда Яңа елны 75,5 меңнән артык кеше каршы алды. Алар барысы да поезд җитәкчеләреннән котлау сүзләре ишетте. 10 яшьтән кечерәк балаларга татлы ризыклар тапшырылды.
Яңа ел каникулларында Россия тимер юлларында ерак араларга баручы 1,5 меңгә якын поезд йөри, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз